Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Социаль адаптация үзәге турында

Яр Чаллы шәһәрендә 513 мең кеше яши. Шуларның 149 меңе – пенсионерлар. Моннан тыш шәһәрдә билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган 773 кеше (Яр Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсе органнары мәгълүматы буенча), ирекләреннән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан 847 кеше исәпләнә. Аларның күпчелеге кайдандыр яшәү чыганагы: азык-төлек, кием-салым, акча, яшәү урыны эзләргә мәҗбүр.

Килеп туган мондый хәлдән барысы да мөстәкыйль генә чыга алмый. Шуңа күрә хакимият, халыкны социаль яклау идарәсе, бу проблеманы өйрәнеп, аннан чыгу юлын эзли башладылар. «Билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затларга төн куну өчен йорт» шулай булдырыла.

2001 елның 13 февралендә Яр Чаллы шәһәренең коммуналь мөлкәт белән идарә итү комитеты карары белән «Билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затларга төн куну өчен йорт» муниципаль казна учреждениесе ачыла.

Шәһәр хакимияте Башлыгының 2004 елның 15 октябрендәге карары нигезендә учреждение «Билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» муниципаль учреждениесе дип үзгәртелә. Учреждение әлеге кешеләрне реабилитацияләү, тулы хокуклы һәм тулы канлы тормышка кайтару, аларга конституцион хокукларын һәм гарантияләрен кире кайтарып бирү буенча тулы бер комплексны күздә тота.

2006 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» дәүләт учреждениесе дип үзгәртелә.

2007 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе дип үзгәртелә.

2010 елның  26 февраленнән клиентларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» дәүләт автономияле учреждениесе буларак кабул итә. 2005 елдан 2014 елның 5 декабренә кадәр аның директоры Шәйдуллин Назыйф Хатыйп улы була.

2015 елның 27 гыйнварыннан 2020 елның 3 апреленә кадәр Үзәк директоры вазыйфасында  Мифтахова Гөлнара Фәнир кызы хезмәт куйды.

2020 елның 25 июненнән Габитов Камил Әнвәр улы Үзәк директоры вазыйфаларын башкаруга кереште.


Күрсәтелә торган хезмәтләр

Эшчәнлек турында хисаплар


Вторник, 8 февраля 2022, 15:23