Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Сәламәтлек саклау идарәсе эшчәнлегенең төп максаты булып шәһәр территориясендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, стационар-поликлиника һәм хастаханә учреждениеләрендә беренчел медицина-санитария ярдәме, хатын-кызларга йөклелек чорында, бала тудыру һәм бала тудырудан соңгы вакытта медицина ярдәме күрсәтү буенча җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү тора.

Идарәнең төп бурычлары:

- Яр Чаллы шәһәре территориясендә халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

- халыкка профилактика һәм дәвалау ярдәмен оештыру  өлкәсендә идарә итү;

- гаилә, ана һәм бала сәламәтлеген саклауны оештыру өлкәсендә  идарә итү;

-  халыкны һәм ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрен дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

- авыруларны профилактикалау, халыкның гигиена белеме һәм тәрбиясе буенча эшчәнлек оештыру;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең шәхси милектә булган сәламәтлек саклау оешмалары белән үзара хезмәттәшлеген координацияләүне оештыру.
 
Сәламәтлек саклау идарәсенең функцияләре:

  - Яр Чаллы шәһәре территориясендә беренчел медицина-санитария, ашыгыч, кичектергесез, хоспис, паллиатив ярдәм күрсәтүне Россия Федерациясенең гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре булган территориаль программасы нигезендә оештыру;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрен дару һәм башка чаралар, медицинага кагылышлы эшләнмәләр, иммунобиологик  препаратлар, дезинфекция чаралары белән тәэмин итүне оештыру, дарулар белән тәэмин итүне яхшырту һәм арзанрак итү өчен шартлар тудыру;

- Яр Чаллы шәһәре территориясендә сәламәтлек саклауны үстерү, авыруларны профилактикалау, халыкка медицина ярдәме күрсәтү, медицина белеме бирү һәм халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә башка мәсьәләләр буенча программалар проектларын эшләү;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген планлаштыру;

- әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыруларның таралуы турында халыкка даими рәвештә җиткереп тору, шул исәптән, массакүләм мәгълүмат чаралары аша;

- халыкка гигиена белеме һәм тәрбиясе бирүне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны гамәлгә ашыру;

- үз компетенциясе чикләрендә шәһәр халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү;

- Яр Чаллы шәһәре территориясендә гигиена һәм санитар-эпидемиологик чараларын үткәрүдә катнашу, шулай ук үз компетенциясе чикләрендә санитария кагыйдәләрен, нормаларын һәм гигиена нормаларын саклауны тәэмин итү;

 - сәламәтлек саклау системасының шәхси оешмаларын үстерүгә булышлык итү;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең шәһәр халкына медицина ярдәме күрсәтү буенча эшчәнлеген координацияләү;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина ярдәме сыйфаты стандартларын үтәүләрен контрольдә тоту;

- ведомство буйсынуындагы территориядә гражданнарны дарулар һәм медицинага кагылышлы эшләнмәләр белән гамәлдәге законнар нигезендә тәэмин итүне координацияләү;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халыкны түләүсез дәвалау-профилактика ярдәме белән тәэмин итү буенча муниципаль программалар эшләү һәм аларның гамәлгә ашырылуын контрольдә тоту;

- үз компетенциясе чикләрендә шәһәрнең сәламәтлек саклау системасына бюджеттан тыш акчалар җәлеп итүгә булышлык күрсәтү;

- үз компетенциясе чикләрендә төрле типта һәм төрдә булган ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын, шулай ук минималь дәрәҗәдә җиһазландыру буенча дәүләт стандартлары таләпләрен үтәүне һәм штатларның тулылыгын тәэмин итү;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең, табиблар, урта медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә әзерлек оештыру, югары һәм урта һөнәри белемле белгечләрне максатчан контракт буенча әзерләүне оештыру;

- контроль-инспекторлык органнары белән берлектә шәһәр территориясендә медицина хезмәтләреннән файдалану базары эшчәнлегенә (аларның нинди ведомствога һәм милек формасына караган булуына бәйсез рәвештә) тикшерүләр үткәрүдә катнашу;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең түләүле хезмәтләр күрсәтү эшенә булышлык итү һәм координацияләү;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең төп һәм әйләнештәге фондлардан файдалануына контрольне гамәлгә ашыру;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләрен социаль яклау программаларын билгеләнгән тәртиптә эшләү һәм аларны тормышка ашыру;

- сәламәтлек саклау системасында статистик хисап җыю, эшкәртү, анализлау һәм тапшыруны билгеле тәртиптә башкару;

- ведомство буйсынуындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең федераль һәм республика законнарын, сәламәтлек саклау өлкәсе мөнәсәбәтләрен җайга салучы башка норматив актларны үтәүләренә контрольне гамәлгә ашыру;

- сәламәтлек саклау өлкәсендә конференцияләр, киңәшмәләр, күргәзмәләр, бәйгеләр, фестивальләр үткәрүне оештыру һәм аларда катнашу;

- идарә алдында торган максатлар һәм бурычлар нигезендә башка функцияләрне дә үтәү.

Яр Чаллы шәһәрендә 32 дәвалау-профилактика учреждениесе, шул исәптән 10 хастаханә учреждениесе, 26 мөстәкыйль һәм амбулатор-поликлиника составына кергән учреждение, 7 диспансер, 4 стоматология поликлиникасы, 2 медицина үзәге эшли.


Җитәкче:

Николаев Александр Николаевич

Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе

Хезмәткәрләр:

Дәвалау һәм халыкка профилактика ярдәме бүлеге


Сәламәтлек саклау ресурслары белән оештыру-икътисадый идарә итү бүлеге


Балаларга медицина ярдәме, бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру һәм демографик сәясәт бүлеге




Понедельник, 19 сентября 2022, 15:00